Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятенең опекуннары һәм студентлары белән очрашу

2022 елның 8 апреле, җомга

Яр Чаллының Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге базасында ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте студентлары һәм аларның опекуннары өчен очрашу узды.

Очрашуда төзелеш көллияте вәкилләре һәм “Каршыга адым” автоном коммерцияле булмаган оешманың клиник психологлары катнашты.

Студентлар һәм аларның опекуннары түбәндәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат алды: эшкә урнашу, социаль түләүләр, ташламалы чиратка басу, торак алу һәм беркетү, алиментлар түләтү.

Социаль-әһәмиятле авырулар һәм аларны булдырмау чаралары клиника психологлары чыгышы темасы булды. Студентлар белән "ВИЧ - социаль авыру төре буларак" тренингы үткәрелде.

Гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге белгечләре үзләренең эшчәнлеге һәм ярдәм күрсәтү рәвешләре турында сөйләделәр. Опекуннар юристның, психологның, социаль педагогның шәхси консультацияләрен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International