Татарстанның 66 меңнән артык укучы финанс белеме буенча олимпиадада катнашты

2022 елның 8 апреле, җомга

1-9 сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы һәм эшкуарлык буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы март аенда узды. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 1,6 миллионнан артык мәктәп укучысы, шул исәптән 66 меңнән артык бала катнашты.

Иң яхшысы Россия укучылары финанс максатларын кую һәм мошенниклар алдавын таный белү (60% дөрес җавап) буенча бирелгән биремнәрне үтәделәр. Экологиягә зыян китермичә (15%) аңлы куллану темалары аеруча зур кыенлыклар тудырды. Катнашучылар сорауларга дөрес җавап бирмәгән очракта, соңыннан дөрес җавапларны ишетә алдылар.

Олимпиада 1 марттан 31 мартка кадәр Учи.ру платформасында үткәрелде. Россия Банкы, Россия Финанс министрлыгы, Фәнни-тикшеренү финанс институты һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында һәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты бурычлары нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International