Кара диңгез буендагы лагерьларда Татарстаннан 5 меңнән артык бала ял итәчәк

2022 елның 9 апреле, шимбә

Бу җәйдә Татарстаннан 5 меңнән артык бала Кара диңгез яр буендагы биш лагерьда ял итә алачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.

«Без быел Татарстаннан 5 мең баланы Кара диңгез яр буе һәм Кырым Республикасында урнашкан лагерьларга җибәрергә планлаштырабыз. Бу юлы ял программасы киңәя төште, узган ел без 3,5 мең бала гына җибәрә алдык», - дип билгеләде әңгәмәдәш.

Ул бу лагерьларның шулай ук кешбэк программасына эләгүен искәртте, аның буенча ата-аналар юллама бәясенең 50% ын кире алырга мөмкин. 

«Приазовец» лагере быел капиталь ремонтта һәм балаларны кабул итмәячәк.

Балалар туристик кешбэк программасы РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителде. Быел ул 30 марттан 31 мартка каршы төндә старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International