Түбән Каманың 34 нче микрорайонында 38-нче номерлы яңа белем бирү учреждениесе төзелеше 33% - ка төгәлләнгән. Яңа уку елының 1 сентябрендә укучылар яңа парталар артына утырыр дип планлаштырыла.
«Татар-информ» район хакимиятендә мәктәп төзелеше тәүлек әйләнәсе алып барыла, дип аныкладылар. Ике атна элек объектта 170 төзүче эшләсә, хәзер 250-дән артык кеше төзелешкә чыга.
Яңа мәктәп һәм балалар бакчасы «Татнефть» ярдәме белән торгызыла, ике мәгариф учреждениесен төзүгә 1,5 млрд.сум бүлеп бирелгән. Яңа мәктәп 38 сыйныфка исәпләнгән. Аның гомуми мәйданы 17 мең кв. метр тәшкил итәчәк. 320 урынга исәпләнгән балалар бакчасының мәйданы 5,4 мең кв. метр тәшкил итәчәк.