«Дөрес язу модада!»: казанлылар «Тоталь диктант» акциясенә кушылды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Казанда яшәүчеләр 9 апрельдә 200 мәйданда «Тоталь диктант»та катнашты. Дикторлар сыйфатында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, җырчылар чакырылды.

Төп мәйданчыкларның берсе Татарстанда «Тоталь диктант» штабы урнашкан А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк булды. Биредә дикторлар сыйфатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «ЖиваGO» төркеме лидеры Артем Зайцев чыгыш ясады.

Моннан тыш, диктантны ТР Милли китапханәсендә, Татарстан халыклары дуслыгы йортында, «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, шәһәрнең югары уку йортларында язарга мөмкин иде.

Мәйданчыклар һәм дикторлар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча мәдәни агарту акциясе сайтында табарга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International