Марафон вакытында ата-аналар балага кайчанрак һөнәр сайларга кирәклеген аңлаячак, мәктәп укучылары һәм ата-аналар җибәрә торган төп хаталарны тикшерәчәкләр, балаларга һөнәри билгеләнештә ярдәм итүнең файдалы инструментлары һәм методикалары белән танышачаклар.
Марафонны Россия мәгариф академиясенең балачак, гаилә һәм тәрбия институты белгече, профориентация буенча тренинглар алып баручы, Профориентация һәм социаль проектлар кураторы, педагоглар, ата-аналар һәм мәктәп укучылары өчен китаплар, фәнни мәкаләләр һәм курслар авторы Гөлнара Кошимбетова үткәрәчәк. Барлык катнашучылар да узу нәтиҗәләре буенча бонус материаллар алачак.
Чара телеграмм-каналда институт мәйданчыгында узачак.