Аны “педагогик белем бирү ядрәсе” концепциясе белән бергә тәкъдим иттеләр. Ике документ та үзара бәйле һәм бердәм белем бирү киңлеге үсешен тасвирлый.
Идеаль мәктәп концепциясенә мәктәпләрдә театр, музыка коллективы, матбугат үзәге, музей киңлеге, спорт секцияләре булдыру ихтыяҗы кертелгән.
Узган елның ноябрендә мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мәктәп театрлары саны 7 мең тәшкил иткән. Быелның мартында аларның саны инде 12 меңнән артык тәшкил иткән. Шулай ук гомуми белем бирү системасында бүген 26,5 меңнән артык спорт клубы эшли, 2022 ел ахырына кадәр алар 10 меңгә күбрәк булачак.
Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, бердәм белем бирү киңлегенә гомуми таләпләр «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсында катнашучылар белән очрашу кысаларында Бөтенроссия эксперт педагоглар советы утырышларында тикшерелде. Әлеге мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында да фикер алыштылар.