Россия төбәкләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары уздыру өчен кәгазь, картриджлар, канцелярия әсбаплары, антисептиклар һәм бүлмәләрне җыештыру өчен кирәк-яраклар запасы җитәрлек.
«Бездә булган мәгълүматларга караганда, барлык төбәкләрдә дә кәгазь, картриджлар һәм башка материаллар тулы күләмдә бар, шул исәптән планлы резервны тутыру өчен аларны сатып алу дәвам итә», - диде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.
Анзор Музаев белдергәнчә, БДИ уздыру барлык кирәкле әйберләр белән дә тәэмин ителәчәк, имтиханнар график буенча уздырылачак.
Бердәм дәүләт имтиханының төп вакыты 26 майдан 2 июльгә кадәр була. Хәзер имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру чоры төгәлләнеп килә, бу вакытта кәгазьләр һәм башка материаллар белән проблемалар булмаган.