Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

4 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр булды:

Елизавета Антонова, Югары Ослан урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

Данис Баһавиев, Саба районының сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

Алсу Беглова, Казан Киров районының 182 нче политехник лицееның 8 нче сыйныф укучысы;

Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Салават Вәлиуллин;

Булат Гайфуллин, Казан Киров районының 182 нче номерлы политехник лицееның 7 нче сыйныф укучысы;

Алсу Кәримова, «Иннополис» лицееның 7 нче сыйныф укучысы;

Лилия Кәримова, «Адымнар-Казан» полилингваль комплексының 7 нче сыйныф укучысы;

Вероника Козина, Кама Тамагы районының В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

Софья Константинова, Казан Киров районының 182 нче политехник лицееның 10 сыйныф укучысы;

Григорий Лебедев, Кама Тамагы районының В.П.Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

Әмир Мусин, Бөгелмә районының Х.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы;

Элина Сәмигуллина, Казанның Яңа Савин районы 177 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;

Вәгыйз Фәйрушин, Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы;

Казан Киров районының 182 нче номерлы политехника лицееның 8 нче сыйныф укучысы Камилла Хөснетдинова.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International