Татарстанда мәктәп ашханәләрен төзекләндерү өчен 0,5 млрд бүлеп биреләчәк

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Татарстанның Главинвестстрой идарәсе республикада мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт ясау өчен тендер игълан итте. Килешүнең башлангыч бәясе – 590,4 млн сум.

Документ буенча, республикадагы 138 мәктәптә ашханәләрне төзекләндерергә һәм җиһазлар сатып алырга кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 7-15 апрель көннәрендә кабул ителә. Йомгакларны 19 апрельдә ясаячаклар.

Башкаручыга Казан, Бөгелмә, Алабуга һәм башка торак пунктлардагы мәктәп ашханәләрен төзекләндерергә кирәк булачак. Акчаның иң күп өлеше – 10 миллионы Бөгелмәнең 5 нче мәктәбендә ашханә блогын яңартуга бүлеп бирелгән.

Баштарак республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсхәдуллина 2022 елда 180 мәктәптәге ашханәдә капиталь ремонт планлаштырылганын әйткән иде. Аның сүзләренчә, 2021 елда 196 мәктәптә ашханәләрне төзекләндерү өчен 1 млрд чамасы акча бүленгән булган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International