10 апрельдә Казанда Тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының XIV Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды. Татарстан инде икенче тапкыр үзендә әлеге уникаль Олимпиаданы кабул итте. Россиянең 72 субъектыннан 227 укучы Казанга соңгы ярышларда катнашу өчен килде.
Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицеенда тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Тантана олимпиада көннәренең мөһим вакыйгаларын чагылдырган видеоролик – олимпиадага килү, ярыш турлары һәм экскурсия программасы белән башланып китте.
Призерларны бүләкләү тантанасына Воронеж дәүләт педагогика университетының Гуманитар факультетының социаль педагогика кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Александр Фетисов, Санкт-Петербург дәүләт акушерлык көллияте методисты, педагогика фәннәре кандидаты Елена Шевченко, Казан шәһәре Идел Буе районының 16 нчы татар–инглиз гимназиясенең тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре укытучысы Инсаф Газизов, Белгород дәүләт технология университетының тормыш эшчәнлеге иминлеге кафедрасы доценты һ.б. чакырылган иде.
Иҗади коллективларның матур һәм мавыктыргыч номерлары Олимпиада ябылу тантанасының тылсымлы, бәйрәм атмосферасы тудырды.
Олимпиадада катнашучыларның барысын да аның уңышлы тәмамлануы белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!