Татарстан Республикасында «Абилимпикс»-2022 төбәк чемпионаты старт алды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Ярышлар Казан, Арча, Түбән Кама, Лениногорск, Чистай, Кукмара, Бөгелмә, Яр Чаллы, Нурлат, Әлмәт, Лаеш, Болгар шәһәрләренең 35 мәйданчыгында узачак. Чемпионатта IT-технологияләр, туклану, медицина, хезмәт күрсәтүләр, сәнәгать һәм иҗат һөнәрләре, декоратив сәнгать, презентация компетенцияләрен үз эченә алган 87 компетенция буенча 940 якын конкурсант катнашачак.

Ярышларда инвалидлыгы һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән 14 яшьтән 289 укучы, 396 студент һәм 247 белгеч катнашачак.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр ел саен үткәрелә торган «Абилимпикс» Милли чемпионатында катнашачак, аны гадәттәгечә Мәскәү кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International