11 апрельдә олимпиада ачылачак, 12 һәм 13 апрельдә теоретик һәм проект турлары узачак, аннары катнашучыларны биремнәрне тикшерү, эшләр күрсәтү һәм кирәк булганда апелляция процедурасы көтелә.
Олимпиадага йомгак 16 апрельдә дистанцион форматта узачак ябылу тантанасында ясалачак.
Балалар өчен шулай ук мәдәни программа, иҗади конкурслар, эшлекле уеннар, ә аларны озата баручы педагоглар өчен тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар планлаштырылган.
Белешмә
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы - иң абруйлы милли олимпиада. Чараны оештыручы - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы. Бөтенроссия олимпиадасы дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Дүрт ел гамәлдә булган олимпиадада җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары Россия югары уку йортларына олимпиаданың профильле юнәлешенә туры килә торган белгечлекләр буенча кереш сынауларсыз керергә хокук бирә.