"Демография" илкүләм проекты кысаларында бушлай яңадан укыту программасында катнашу өчен гражданнар 15 меңнән артык гариза биргән.
Әйтик, 2022 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә 989 белгечлек буенча Россиянең 115 мең гражданы укый алачак.
РАНХиГС базасында нәрсәгә өйрәтәчәкләр? Иң кирәкле юнәлешләр: IT-технологияләр, менеджмент һәм финанслар, маркетинг һәм реклама, дизайн һәм мультимедиа, сатулар һәм башкалар.
"Россиядә эш" порталында һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү юнәлешләренең тулы исемлеген белергә мөмкин. Шунда ук укыту форматын да сайларга мөмкин: көндезге яки дистанцион. Уку вакытлары төрле, сайлап алынган программа һәм графикка бәйле: өч атнадан өч айга кадәр.
Быел укыту программалары һәр конкрет төбәктә таләп ителгән юнәлешләр буенча формалаштырылды.