2022 елда Татарстанда 600 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

2022 елда Татарстанда 600 ятим баланы һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

«Быел Татарстанда 18 яшькә җиткән 600 ятим баланы һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шул исәптән 48 фатир "Гражданнарны һәркем сатып алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" программасы буенча федераль бюджеттан уртак финанслау хисабына сатып алыначак", - диде ул. 

«Гражданнарны һәркем сатып алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2022 елда Татарстанда федераль бюджеттан 56 млн сум акча җибәреләчәк. Моннан тыш, 903,5 млн сум республика бюджетыннан бүленгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында катнашучылар «Мәгариф» милли проектын һәм башка федераль проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International