Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча Татарстан 2022 елда “Профессионалитет” үзәген төзү хокукына ия булды. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
«2022 елда Россиядә "Профессионалитет" һөнәри белем бирү оешмалары өчен яңа программа старт ала. Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова әйтүенчә, яңа программа өч төп яңалыкка таяна. Беренчесе - мәгариф системасы инвесторлары булачак һөнәри бергәлек вәкилләрен мәгарифкә җәлеп итү. Икенчесе - укытуның интенсивлыгын арттырганда вакытын кыскарту. Һәм өченчесе - уку йортларында яшьләр инициативаларының төрле үзәкләрен булдыру», - диде ул.
Татарстанда «Профессионалитет» үзәген төзүгә федераль бюджеттан субсидия күләме 100 млн сум тәшкил итә. Ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы белән хезмәттәшлектә Алабуга политехник колледжы базасында төзеләчәк. Проектны гамәлгә ашырганда оешмалар - партнерлар буларак Чаллы политехника көллияте, Поташов исемендәге техник колледж, Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы чыгыш ясаячак.