Ике ел эчендә Татарстанны «Авыл укытучысы» программасы буенча 24 педагог җәлеп итте

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Быел "Авыл укытучысы" федераль програмасы буенча Татарстанга ун укытучыга квота бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасары Рамил Хәйруллин әйтте. 

15 апрельгә кадәр конкурста катнашырга теләгән претендентлардан документлар кабул ителә. 

"Соңгы ике елда шушы программа нигезендә Татарстанга мәктәпләрдә укыту тәҗрибәсе булган һәм катнаш дисциплиналар буенча укыта алырлык 24 педагог җәлеп ителгән", - диде Рамил Хәйруллин.

Ул 2022 елдан "Авыл укытучысы" программасы "Заманча мәктәп" федераль проектына кертелгәнен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International