"Россия электрон мәктәбе" порталында 9,7 миллионнан артык яңа кулланучы теркәлгән

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Порталның теркәлгән кулланучыларының күпчелек өлеше - мәктәп укучылары (8,5 миллион кеше). Алар өчен 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр бөтен мәктәп курсы буенча дәресләр булдырылган.

Һәр дәрестә берничә блок бар: кереш өлеш, яңа материалны аңлату, видеоролик, күнегүләр һәм контроль биремнәр. Дәресләргә конспектлар һәм өстәмә материаллар да бар.

Интерактив дәресләр бәйсез экспертиза уңышлы узган авторлык программалары нигезендә төзелә. Алар федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) һәм гомуми белем бирүнең якынча төп белем бирү программасына тулысынча туры килә.

"Россия электрон мәктәбе" порталында дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә кулланырга мөмкин булган төрле материаллар урнаштырылган. Бу театраль куелышлар, фильмнар, музыка, концертлар, музейлар каталогы, "Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" тематик курсы, төрле проектлар һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International