«Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында «Студентлар стартабы» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды. Федераль проект Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслаган шул ук исемдәге стратегик инициатива буенча эшләнде. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан үткәрелә.
Хәзер проектларга экспертиза башлана, шуннан соң онлайн-форматта катнашучылар эксперт-жюри алдында идеяләрне яклап чыгыш ясарга тиеш була. Проектлары эксперт бәяләвен уза алмаган катнашучыларга, аны эшләп бетерергә һәм конкурсның икенче чиратында тәкъдим итәргә мөмкинлек бирелә. Конкурска июньдә йомгак ясау планлаштырыла. Җиңүчеләр стартап-проектны гамәлгә ашыру өчен үз предприятиеләрен булдырырга тиеш, анда идея яки башлап җибәрүдә аларның интеллектуаль өлеше чагылырга тиеш.
Гомумән алганда, конкурс белән 5,4 мең кеше кызыксыну белдергән. Өч меңнән артык студент гариза тутыра башлаган, тик әлегә аны тәмамламаган. Алар үзләренең гаризасын конкурсны уздыруның икенче чираты вакытында жюри хөкеменә җибәрә алачак. Аңа гаризалар кабул итү стартын апрель ахырына кадәр игълан итү планлаштырыла.