Бит кубиттан нәрсә белән аерыла? Квант компьютеры ничек ясалган? Гейзенбергның билгесезлек принцибы нидән гыйбарәт һәм мәченең моңа ни катнашы бар? Бу һәм башка күп нәрсәләр турында 21 нче мәктәпнең унынчы сыйныф укучыларына «Ростелеком» компаниясенең Татарстан Республикасындагы филиалы сервис үзәге директоры Марат Гафуров һәм сервис-технология ярдәме участогының әйдәп баручы инженеры Марсель Мөхәммәтгасимов сөйләделәр. Дәрес “Саннар дәресе” кысаларында узды. Әлеге проект Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган.