Россия фәнни-технологик үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча көндезге магистратурада бюджет урыннары саны артачак, моңа тагын якынча 4,5 млрд сум юнәлдереләчәк, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин.
Шулай ук РФ президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча министрлар кабинеты агымдагы елга яшь галимнәргә торак сертификатларын бирү программасын киңәйтәчәк, дип хәбәр итте Мишустин. "Ярдәм күләме 1 млрд сум тәшкил итәчәк. Ул бу категория арасында торак милекчеләре санын берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде премьер.
Аның сүзләренә караганда, мондый хәл нәтиҗәсендә фатирга документлар 300 дән артык перспектив белгеч ала алачак. "Шулай итеп, без аларны төп көнкүреш мәсьәләсен чишүгә вакыт һәм көч сарыф итүдән коткарачакбыз, - дип билгеләде Мишустин. - Алар фәнни эшчәнлеккә игътибарны юнәлтә, яңа технологияләр, яңа товарлар эшләү һәм тикшеренүләр белән шөгыльләнә алачак".