Көллияткә кабул итү 20 июньнән дә соңга калмыйча башлана

2022 елның 15 апреле, җомга

Россия көллиятләренә һәм техникумнарына кабул итү 20 июньнән дә соңга калмыйча башланачак, дип хәбәр итте чәршәмбе көнне матбугат конференциясендә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Татевик Карабекян.

"Кабул итүгә килгәндә, ул 20 июньнән дә соңга калмыйча башланачак, ягъни, үз юнәлешеңне сайлау өчен аз вакыт калып бара", - дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренчә, бүген көллияткә тугызынчы сыйныфтан соң мәктәп укучыларының 60% ы килә, бу 1 миллионнан артык кеше. Министрлыкта 2022 елда көллияткә мәктәпне тәмамлаган кимендә 1 млн кеше килер дип көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International