"Ел остасы" конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

15 апрельгә кадәр "Ел остасы" икенче Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашуга гариза бирергә мөмкин.

Анда һөнәри белем бирү осталары һәм укытучылар катнаша. Максат үзен күрсәтү генә түгел, хезмәттәшләренең перспективалы методикаларын өйрәнү, аларны үз дәресләреңдә куллану. Һәм нәтиҗә буларак - югары класслы профессионаллар әзерләү.

Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә һөнәри белем үсеше институты үткәрә. Ә ул "Мәгариф" милли проекты кысаларында уза.

Беренче этап. Марттан апрельгә кадәр төбәкләр үзләренең конкурста катнашуын раслыйлар. Эшче төркемнәр һәм комиссияләр булдырыла.

Икенче этап. Апрельдән майга кадәр катнашучылар арасында җиңүчеләрне билгелиләр. Һәм өченче этап - йомгаклау. Лидерлар конкурс финалында үз төбәген күрсәтәчәк. Ул сентябрьдә Екатеринбургта узачак.

Катнашучылар резюме әзерлиләр һәм мастер-класс яки студентлар төркеме белән дәресләр үткәрәчәкләр. Жюри эрудициягә һәм аудитория белән эшли белүенә аерым игътибар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International