Казанда сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы 17-23 апрельдә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында узачак.
Олимпиаданы оештыручы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге.
Олимпиадада 69 төбәктән 226 9-11 нче сыйныф укучылары катнашачак. 88 педагог өчен Мәскәүнең һәм Казанның әйдәп баручы югары уку йортларыннан квалификация күтәрү курслары үткәреләчәк.
Сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын тантаналы ачу 17 апрельдә 16.00 сәгатьтә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексының актлар залында узачак.
Олимпиада ике турда узачак. Беренче тур (теоретик) 18 апрельдә, икенче тур (иҗади) - 19 апрельдә узачак. Катнашучылар предметның төрле тематикалары буенча язма биремнәр башкаралар.
Татарстан командасын Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакай, Актаныш, Арча, Саба районнарыннан 26 катнашучы тәкъдим итәчәк.
Катнашучыларны төрле мәдәни-күңел ачу программасы көтә: шәһәр буйлап экскурсияләр, Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсияләр, театр куелышларын карау, кызыклы мастер-класслар һәм башка чаралар.
23 апрель көнне 14.30 сәгатьтә “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” полилингваль комплексында тантаналы ябылу планлаштырыла.