«Балаларның нацизм бацилласы һәм шул коточкыч пропаганда белән агуланмаган дәреслекләр буенча укырга теләүләрен белгәч, без бүген балалар бакчалары өчен уку әдәбиятының 40 мең нөсхәсен җибәрәчәкбез дигән карар кабул иттек. Хәзер әдәбият төяү бара. 20 тоннадан артык искиткеч эчтәлекле китаплар. Алар Макеевка, Докучаевск, Мариуполь уку йортларына китереләчәк. Бу китаплар балаларга безнең илдә һәрвакыт булган традицияләргә игътибар итәргә ярдәм итәчәк дип ышанам», - дип хәбәр итте Сергей Кравцов.
Ул ассызыклаганча, элек уку процессында кулланылган әдәбият яшьләрнең аңын үзгәртә. 300 дән артык Украина башлангыч, төп, өлкән мәктәп дәреслекләрен анализлаганнан соң аларда Бөек Ватан сугышы, совет солдатларының батырлыклары, безнең дәүләтләрнең уртак тарихы турында мәгълүмат бозылганлыгы аңлашылды.
Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы мәгариф системалары инде Россия дәүләт белем бирү стандартларына күчә. Бу эш соңгы берничә елда алып барыла. Егетләр Россия мәктәп укучылары кебек үк программалар буенча белем ала, һәм бу мөмкинлекләр киңәйтеләчәк.