КДЭУ - Татарстанның патриотик тәрбия буенча иң яхшы югары уку йорты

2022 елның 15 апреле, җомга

Казан дәүләт энергетика университеты «Иң яхшы патриотик эш оештыру буенча югары һөнәри белем бирү йорты» номинациясендә Татарстан Республикасы югары һәм урта белем учреждениеләре арасында патриотик эшне иң яхшы оештыру конкурсында җиңүче булды.

Беренче дәрәҗә дипломны КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗановка ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Координацион советы утырышында тапшырды, ул 8 апрельдә булды.

«Әлбәттә, һәркайсы югары уку йортының төп бурычы - хезмәт базарында кирәкле югары квалификацияле белгечләр чыгару. Казанның энергетика университеты да бу бурычны яхшы үти. Әмма Ватан тарихын белгән, үз халкының традицияләрен һәм хәтерен хөрмәт иткән патриотларны өлкән тормышка чыгару бик мөһим. Һәм безнең университетның патриотик тәрбияне иң яхшы оештырган өчен бүләге - безнең бу бурычны да уңышлы башкарып чыгуыбызны тану», - ди Эдвард Абдуллаҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International