19 апрельдән 21 апрельгә кадәр Татарстанның алдынгы техник вузлары - КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм КДЭУ - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә "Һөнәргә адым" берләшкән яшьләр карьера форумы уздырачак.
Әлеге форум кысаларында иң мөһим вакыйга - 20 апрельдә форум мәйданчыгында Татарстанның фәнни-мәгариф өлкәсендә тыгыз элемтәләрне күздә тоткан техник вузларның консорциум төзү турында килешүгә кул кую.
Бу өч зур университетның беренче уртак карьера чарасы, һәм ул ТР Милли китапханәсендә узачак.
Форум кысаларында стендлар сессиясе эшләячәк, нетворкинг-зона ачылачак. Экспресс-әңгәмәләр, мастер-класслар, тренинглар, эшлекле уеннар, эш бирүчеләрдән лекторияләр, түгәрәк өстәлләр планлаштырылган.
Форумга теркәлү:
https://www.facultetus.ru/fairs/careerstep