16 апрель көнне «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында ТР машина төзелеше тармагының мәгариф-җитештерү үзәгендә (кластерында) Алабуга политехника көллияте базасында Бердәм ачык ишекләр көне узачак.
Чараның максаты - укучыларны һәм аларның ата-аналарын заманча урта һөнәри белем бирү системасы белән таныштыру, Алабугада һәм Татарстанда «Профессионалитет» федераль проекты концепциясен тиражлау.
Ачык ишекләр көнендә укучылар һәм аларның ата-аналары, республиканың гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары катнаша ала.