РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыгы белән 2022 елда 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханы расписаниесенә үзгәрешләр расланды. 14 апрельдә документ РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлгән.
Яңа расписание төп чорда иң массакүләм имтиханнар (рус теле, математика һәм җәмгыять белеме буенча) үткәрү өчен ике көн каралган. Имтиханнарны бер яки ике көндә уздыру турындагы карар РФ субъектлары тарафыннан аларның оештыру, кадрлар һәм технологик ресурсларыннан чыгып мөстәкыйль рәвештә кабул ителәчәк.
Расланган расписание нигезендә, ТДИның төп чорында узачак:
19 һәм 20 май - чит телләр буенча;
23 һәм 24 май - математикадан;
27 һәм 28 май - җәмгыять белеме буенча;
1 июнь - тарих, физика, биология һәм химия буенча;
7 һәм 8 июнь - рус теле буенча;
15 июнь - биология, информатика һәм ИКТ, география һәм химия буенча;
22 июнь - әдәбият, физика, информатика һәм ИКТ, география буенча.
4 июльдән 9 июльгә кадәр расписаниедә барлык фәннәр буенча ТДИ тапшыру өчен резерв көннәр каралган.