«Лига Лекторов» конкурсының ярымфиналистлары Казанда яшәүчеләр алдында чыгыш ясаячак

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

«Лига Лекторов» Бөтенроссия конкурсының ярымфинал этабы старт ала. Хәзер 61 төбәктән 400 катнашучыга Мәскәүдә, Владивостокта, Сочида, Архангельскта, Екатеринбургта, Тулада, Казанда, Ставропольдә һәм Новосибирскида тыңлаучылар алдында чыгыш ясарга туры киләчәк.

Лекцияләрне Казан гына түгел, бөтен Россия халкы карый алачак. Онлайн-трансляция һәм ярымфиналистлар чыгышларының барлык язмаларын "Белем" Россия җәмгыятенең "ВКонтакте" https://vk.com/znanierussia социаль челтәрендә һәм "Лига Лекторов" проекты сайтында карарга мөмкин булачак https://www.znanierussia.ru/ligalektorov.

Ярымфинал укулары дүрт көн дәвамында узачак, Казанга 20-23 апрель көннәрендә Россиянең иң яхшы лекторы исеменә 59 дәгъвачы киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International