16 апрельдә Алабуга политехник колледжы һәм «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге базасында «Профессионалитет» федераль проекты концепциясен тиражлауга багышланган һөнәри белем бирү оешмаларында ачык ишекләрнең бердәм көне булды. Чарада республиканың 5 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 250дән артык 9 нчы сыйныф укучысы катнашты.
Ачык ишекләрнең бердәм көнен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона, Татарстанның машина төзелеше кластерының Алабуга политехник колледжы оештыра.
«Профессионалитет» - югары дәрәҗәдәге гамәли юнәлешле, кыска белем бирү сроклары һәм эшкә урнашуның югары мөмкинлекләре булган яңа һөнәри белем бирү программалары. Программага икътисадның иң өстенлекле тармакларында белем бирү-җитештерү үзәкләре (кластерлар) кергән: атом сәнәгате, тимер юл транспорты, металлургия, машина төзелеше (шул исәптән авиа- һәм суднолар төзелеше), химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм фармацевтика тармагы. Проект актив үсә: 2024 елга «Киләчәк кластерлары» инде 210 булачак.