«Профессионалитет» - югары дәрәҗәдәге гамәли юнәлешле, кыска белем бирү сроклары һәм эшкә урнашуның югары мөмкинлекләре булган яңа һөнәри белем бирү программалары. Программага икътисадның иң өстенлекле тармакларында белем бирү-җитештерү үзәкләре (кластерлар) кергән: атом сәнәгате, тимер юл транспорты, металлургия, машина төзелеше (шул исәптән авиа- һәм суднолар төзелеше), химия сәнәгате, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм фармацевтика тармагы. Проект актив үсә: 2024 елга «Киләчәк кластерлары» инде 210 булачак.
Бүген, Ачык ишекләрнең бердәм көнендә, булачак абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын «Профессионалитет» программасы белән таныштырачаклар, яңа технологик җиһазларда белем алу буенча ресурс мөмкинлекләре турында сөйлиячәкләр һәм яңа дәүләт белем бирү стандартлары турындагы барлыкка килгән сорауларга җавап бирәчәкләр. Шулай ук «Профессионалитет» федераль проектында катнашучы предприятиеләргә экскурсияләр узачак, бу булачак абитуриентларга җитештерү процессларын җанлы күрергә һәм машина төзелеше тармагы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Экскурсияләрдән һәм һөнәри пробалардан тыш, абитуриентлар өчен ата-аналар җыелышлары уза, аларда ата-аналарга яңа программа буенча укытуның өстенлекләре турында җентекләп сөйлиләр. Әйтик, «Профессионалитет» кысаларында эш бирүчеләр үзләре белем бирү программаларына сорау формалаштыра, остазлар булып чыгыш ясый һәм укыту өчен үз мәйданчыкларын бирә алачак, ә «Профессионалитет» программалары буенча белем алучылар производстволарда релевант һөнәр ала алачак, бу аларның алга таба эшкә урнашуын гарантияли.