Бүген Казан федераль университетының Яр Чаллы институтында 300 дән артык студент «Белем» Россия җәмгыяте экспертлары лекцияләрендә булды. Алар алдында психологлар, икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, культурологлар чыгыш ясады.
Лекциядә сүз Россиянең дөнья икътисадындагы роле, XXI гасыр Россия фәне казанышлары һәм башка бик күп нәрсәләр турында барган. Лекторий "ZaРоссию" чарасы кысаларында оештырылган.
Чаллыда лекцияләрдән соң 17 сәгатьтә Орган залы янында "ZaРоссию" музыкаль-патриотик марафоны башланды, ул 5 майга кадәр узачак һәм илнең алты федераль округында - Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себердә 30дан артык шәһәрен колачлаячак.
Өч сәгатьлек концертта бүген Россиянең атказанган артисты, җырлар авторы, «Ва-БанкЪ» төркемен оештыручы Александр Ф. Скляр, Россия җырчысы, композитор һәм музыкант Алексей Поддубный һәм «Веретено» популяр Чаллы кавер-төркеме чыгыш ясый.
Музыкаль программаның кульминациясе булып "Безнең йөрәкләр яктысы" гомумроссия эстафетасы булачак - "ZaРоссию" проекты вакыйгасы бер шәһәрдән икенчесенә тапшырылачак.