Татарстанда сәнгать буенча XII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы старт алды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

17 апрельдә сәнгать буенча XII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды. Олимпиада «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узачак. Иртәдән кичкә кадәр Казан Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән кунакларны каршы алды.

Сәнгать буенча олимпиаданың йомгаклау этабы ике индивидуаль ярыштан тора: теоретик һәм иҗади ярышлар. Турлар эзлекле рәвештә Үзәк предмет-методик комиссия тарафыннан эшләнгән биремнәр буенча төрле көннәрдә уздырыла.

17 апрель кич белән «Байтик» комплексының актлар залында сәнгать буенча XII Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы булды. Олимпиада финалына илнең 70 төбәгеннән 226 катнашучы килде.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде. Ул катнашучыларга уңышлар теләде һәм яңадан-яңа очрашулар көтеп калабыз дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International