Казаннан Карина Антонова һәм Диана Даминдарова рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладылар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

11 апрельдә Россиянең 66 төбәгеннән 300 дән артык өлкән сыйныф укучысы - төбәк турлары җиңүчеләре һәм призерлары - Волгоградка рус теле буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал сынауларын узу өчен килделәр. Ярышлар Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты мәйданчыгында узды.

Рус теле буенча олимпиадада Татарстаннан 14 укучы катнашты.

Йомгаклау этабы катнашучыларның 3 сәгать 55 минут дәвамлылыгы белән ике язма турдан торды. 17 апрельдә олимпиаданың ябылу тантанасы булды, анда җиңүчеләр һәм призерлар игълан ителде.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

- Карина Антонова, Казанның Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 18 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Диана Даминдарова, Казанның Вахитов районы «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең 10 сыйныф укучысы;

Призлы урыннарны түбәндәгеләр алды:

- Лилия Фәйзиева, Казан шәһәре Совет районының чит телләрне тирәнтен өйрәнүче 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

- Ангелина Кондрашина, Чистай районының 3 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Татарстан командасында катнашучыларны һәм аларның остазларын котлыйбыз һәм җиңүгә һәм уңышка ышанган өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International