2022 елгы БДИның вакытыннан алда чоры штат режимында узды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

2022 елның бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры штат режимында, оештыру-технологик тоткарлыкларсыз узды. 

БДИда вакытыннан алда катнашуга якынча 14,5 мең кеше гариза биргән. Вакытыннан алда чорда төп катнашучылар узган елларны тәмамлаучылар булды.

Имтиханнар үткәрүне 13 мең хезмәткәр тәэмин итте. БДИ йөрешен мониторинглауны 1,5 мең иҗтимагый күзәтүче, шул исәптән 474 федераль күзәтүче башкарды.

Вакытыннан алда имтиханнар вакытында БДИ уздыру тәртибен бозу өчен 32 кеше аудиториядән чыгарылды.

Рособрнадзорда билгеләп үткәнчә, мәктәп һәм төбәк мәгариф органнары аша нәтиҗәләр белән танышуның традицион тәртибе белән беррәттән, үз балларын "Дәүләт хезмәте" порталында "Документлар" бүлегендә, "Мәгариф" бүлекчәсендә белергә һәм Рособрнадзор сайтында БДИ нәтиҗәләре белән танышу сервисы аша белергә мөмкин.

2022 елда БДИның төп чоры 26 майдан 2 июльгә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International