Казан федераль университетында Discover җәйге лагерьлары узачак. Сменалар 7-11 нче сыйныф укучылары өчен Универсиада авылында оештырылачак.
«Discover - ул КФУның мәктәп укучылары өчен белем бирү проекты, аның нигезендә Edutainment концепциясе ята: интерактив, гамәли юнәлешле һәм мавыктыргыч белем бирү», - диелә хәбәрдә.
Робототехника, 3D-модельләштерү һәм программалаштыру лагере Discover IT 6-13 июньдә узачак. Укучыларга IT-технологияләр турында сөйлиячәкләр, һәм алар бер юнәлеш буенча - робототехника, 3D-модельләштерү һәм программалаштыру буенча практика уза алачак.
Discover English инглиз теле лагере 3 июльдән 10 июльгә кадәр узачак. Бу сменада аралашу инглизчә генә булачак. Аерым алганда, 21 сәгать академик инглиз теле, шулай ук 28 сәгать танып белү программасы планлаштырылган, бу грамматиканы һәм синхрон тәрҗемәне үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Лагерь сменаларының икесендә дә катнашучылар Казан университеты лабораторияләрендә булачак, вузда уку процессы белән танышачак. Моннан тыш, укучылар өчен мәдәни программа да каралган.