Татарстан укучылары үзләрен язучылар һәм сценаристлар ролендә сынап карарга мөмкин

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

30 апрельгә кадәр «Мәктәп елъязмасы» яшь авторлары конкурсына гаризалар кабул ителә. Иҗади ярышларда 1-11 сыйныф укучылары үзләрен сынап карый ала. Алар өч номинациядә ярышачаклар: иң яхшы текст, иң яхшы китап һәм иң яхшы сценарий.

"Тере классика" фонды мәктәп укучыларына үзләрен язучы, нәшир һәм сценаристлар ролендә сынап карарга һәм уртак коллектив китап чыгарырга уникаль мөмкинлек тәкъдим итә. Әлеге проектта сыйныфташлар гына түгел, иҗади студияләр, яшүсмерләр китап клублары, китапханәләр дә катнаша ала. Укучыларның бер-берсе белән таныш булуы, бергә иҗат итү кызык булсын өчен, аларны уртак мәнфәгатьләр берләштерүе мөһим.

Бәйгенең иҗади биремнәре укучыларга үз тормышларын, әйләнә-тирәдәге хәлләрне яңадан уйларга, үз кичерешләренә чумарга, үз-үзләрен һәм дусларын яхшырак аңлар өчен ярдәм итәчәк.

Китапның исемен, темасын һәм бүлекләрен яшүсмерләр мөстәкыйль рәвештә билгелиләр. Шулай ук мәктәп укучылары коллективта кем нәрсә белән шөгыльләнәчәген хәл итә. Мәсәлән, берсе - мөхәррир, икенчесе - журналист, өченчесе - иллюстрацияләр һәм фотосурәтләр ясый.

Барлык китапларга ISBN номеры биреләчәк, аларның электрон версияләре Россия дәүләт балалар китапханәсендә һәм Россия китап палатасында сакланачак. Проектта катнашкан укучылар авторларның каталогына эләгәчәк.

Конкурста катнашуга гаризалар бары тик теркәлү формасы аша гына бирелә: https://vk.cc/caTjX

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International