17-20 апрель көннәрендә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы һәм туган телләрнең Бөтенроссия форумы уза.
Чарада Татарстанның 264 өлкән сыйныф укучысы катнашты.
Олимпиаданың йомгаклау этабы ике турдан тора. 18 апрель көнне олимпиадада катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча язма биремнәр башкардылар һәм татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр.
Бүген анда катнашучылар «Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләрен яклаячаклар.
Олимпиадага нәтиҗәләр 20 апрельдә Г.Тукайга багышланган туган тел форумы кысаларында ясалачак.