Чабаксар офтальмологлары Татарстан балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең күз авыруларына күчмә диагностика үткәрә

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм проф. Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Микрохирургия глаза» фәнни-тикшеренү үзәгенең Чебоксар филиалы табиб-офтальмологы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы чакыруы буенча, Татарстан балалар йортларында балаларның күз авыруларына күчмә диагностика үткәрделәр.

18 апрельдән 22 апрельгә кадәр федераль дәрәҗәдәге балалар дәвалау учреждениесеннән табиб-офтальмологлар консультациягә кабул итә. Проект барышында 200 дән артык ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар сыйфатлы тикшеренү уза. Күрү органы авыруларын ачыклаганда диагностик тикшеренүләр һәм үткәрелгән тикшерү мәгълүматлары нигезендә, балаларга дәвалау билгеләнә, югары технологияле операция уздыру кирәк булган очракта, баланы «Микрохирургия глаза» клиникасының Чебоксар филиалына җибәрәчәкләр.

Бу хәйрия проекты кысаларында балалар күз авыруларына күчмә диагностика Нурлат балалар йортында тәрбияләнүчеләргә (Яшел Үзән районы) һәм Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ясалды. 

Шулай ук МНТК мобиль поликлиникасы Лаеш, Чистай һәм Әлмәт районнарының балалар йортларына киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International