Татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы 2022 елның 17 апреленнән 20 апреленә кадәр Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узачак.
Олимпиадада катнашалар:
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре белем бирү оешмаларының 8 - 11 сыйныф укучылары (татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар) - 284 кеше;
- чит ил укучылары һәм студентлары (КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча) - 5 илдән 15 кеше (Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Австралия);
- Россия Федерациясе субъектларының белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең 8 - 11 сыйныф укучылары (агымдагы уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар) - 150 кеше (Башкортостан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Удмурт Республикасы, Чуваш Республикасы, Мәскәү шәһәре, Әстерхан өлкәсе, Киров өлкәсе, Курган өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Омск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пенза өлкәсе, Пермь крае, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Кырым Республикасы, Красноярск крае, Новосибирск крае, Иркутск өлкәсе, Тверь өлкәсе, Кемеров өлкәсе, Томск өлкәсе)
- Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары студентлары (КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест нәтиҗәләре һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча) - 46 кеше.
Олимпиада ике турдан тора:
1. Язмача тур (татар теле һәм әдәбияты, татар халкының һәм Татарстанның тарихы буенча);
2. Телдән тур («Минем шәҗәрәм» дигән темага проект яклау).
Нәтиҗә Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында узачак.