Быел Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиадада Гран-при Биектау районы урта белем бирү мәктәбе укучысы Гөлинә Минҗәләева, Пермь краеннан Ләйлә Наҗина һәм Төркиядән Искешәһәр Османгази университеты магистры Гамзә Нур Налбантка бирелде. Чара Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясендә үтте. Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.
Җиңүчеләрне өч категория буенча билгеләделәр: Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит илләр.
«Мин татар телен мәктәптән бирле яратам. Хәзер мин Төркиядә татар шагыйрьләрен төрек теленә тәрҗемә итәм, татар теле турында мәкаләләр язам. Киләчәктә дә татар теленә хезмәт итәсем килә», - диде Гамза Нур Налбант.
«Катнашучылар саны елдан-ел арта баруы сөендерә. Татар теленә мөнәсәбәт үзгәрми. Бу - тарих, шулай ук безнең хәзергебез. Олимпиадада без татар теленә мөнәсәбәтебезне күрсәтәбез. Биредә татар халкына хөрмәт һәм мәхәббәт белән караучылар җыелган», - диде Илсур Һадиуллин.
Министр шулай ук олимпиадада җиңүчеләрнең югары уку йортларында профильле юнәлешләргә кергәндә татар теле имтиханыннан азат ителүен искәртте.
Гамзи Нур Налбанттан тыш, чит ил катнашучылары арасында шулай ук онлайн сынаулар узган Австралия, Кыргызстан һәм Казахстан вәкилләре дә бар иде.
Олимпиадада җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.