Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” закон проекты икенче укылышка әзерләнә
2013 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
Закон проектын икенче һәм өченче укылышта тулаем 28 июньдә узачак сессия утырышында кабул итү көтелә. Закон проекты республика җитәкчелеге, бөтен халык тарафыннан игътибар үзәгендә булган. Чөнки мәгарифкә, мәктәпкә мөнәсәбәте булмаган кеше юк. Икенче укылышка әзерләнгәндә закон проектына карата 58 тәкъдим кергән. Кичә узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында закон проекты турында фикер алышканда 58 тәкъдимнең унысын депутатлар кабул итәргә тәкъдим иткән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында әлеге закон проектына багышланган матбугат очрашуында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.
Билгеле булганча, 2012 елның 29 декабрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” үз закон проектын эшләүгә сәбәп булды. Закон агымдагы елның 1 сентябреннән тормышка ашырыла башларга тиеш. Аның бюджет белән бәйле өлешләре исә 2014 елның 1 гыйнвареннан гамәлгә керә.
ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты Татарстан Республикасы белем бирү өлкәсендәге төп норматив-хокук акт буларак карала һәм белем бирүнең төп моментларын, аңлаешлы тел белән, төбәк, милли һәм этно-мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алып җайга салуга юнәлтелгән. Федераль законның нормалары, моңарчы булган закондагы кебек, яңа редакциядәге законга күчерелмәгән. Чөнки бу Федераль законны кабатлауга китерә, ди министр урынбасары.
“РФдә мәгариф турында” федераль закон проектын эшләгәндә Татарстан үзенең 17 тәкъдимен юллаган иде. Р.Вәлиев сүзләренчә, алар Татарстанның үз законы һәм мәгариф системасы өчен үтә дә әһәмиятле булган. “РФдә мәгариф турында” федераль закон проектында РФдә туган телләрне укыту һәм өйрәтүне җайга салу турында мәсьәлә юк иде. Иске законнарда бу бар иде. Әлеге мәсьәлә республика законнары белән җайга салына иде. Без бу статья яңа законда чагылыш тапсын дигән теләк белдердек һәм безне ишеттеләр. Шулай итеп, статьяда мондый пункт барлыкка килде”, - диде Р.Вәлиев. Шулай ук Татарстан тәкъдиме белән, Федераль законга авылда эшләүче укытучыларга ташламалар, авыл мәктәпләрен үзгәртеп кору тәртипләре, төбәкләргә югары уку йортлары ачарга мөмкинлек бирү турында статьялар кергән.
Татарстан закон проекты тарафыннан туган телдә мәктәпкәчә белем, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем алу, туган телне өйрәнү, белем бирү оешмаларында (яңа законда белем бирү учреждениеләре шулай атала) Татарстан Республикасы дәүләт телләрен федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү өлкәсендә гамәлдәге нормалар саклана.
Бу документта Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләренең ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы арасындагы бүленеше яңартыла.
Әлеге закон проектында Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларына багышланган аерым статья багышланган. Социаль-икътисади, экологик, демографик, этно-мәдәни һәм Татарстан Республикасының башка үзенчәлекләрен исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинеты ТРда мәгарифне үстерү буенча максатчан программалар эшли һәм раслый. Шулай ук ТР Дәүләт Советына ел саен ТРда мәгарифне үстерү буенча программаларны тормышка ашыруның торышы турында хисап кертә. Дәреслекләр белән тәэмин итү тәртибен билгеләү дә – Хөкүмәт карамагында.
Закон проектының аңлатма язуыннан күренгәнчә, әлеге закон проекты белән ТРда төп гомумбелем бирү программаларын тормышка ашыручы дәүләт белем бирү оешмаларында һәм муниципаль берәмлекләрнең муниципаль белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның киеменә булган төп таләпләрне раслауны ТР Министрлар Кабинетына йөкләргә тәкъдим ителә. Күрсәтелгән таләпләр нигезендә белем бирү оешмалары укучыларның киеменә куелган таләпләрне регламентлаучы үз локаль норматив актларын эшли алачак.
Әлеге документ беренче сыйныфка кабул иткәндә аерым сынаулар тапшыруны тыя, укучыларны территориаль бүленеш принцибы нигезендә беренче сыйныфка кабул итүне ныгыта, физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның аерым һәм төркем белән белем алуын регламентлый, урыннардагы белем бирү системасы белән идарә итүче оешмаларның (РОНО) вазыйфаларын конкрет билгели, шәхси уку йортларын финанслауны күз алдында тота. Теге яки бу белем бирү оешмасын ябу, үзгәртеп кору яки кушу гамәлләре башкарылганда махсус комиссиянең бәяләмәсе нигезендә эш алып бару таләп ителә.
Шулай ук федераль дәүләт органнары һәм ТРның белем бирү өлкәсендә дәүләт идарәсе өчен җаваплы башкарма хакимият органы, җирле үзидарә органнары тарафыннан белем бирү системасын мониторинглау кертелә. Мәгариф үсеше торышы һәм перспективалары турында анализ ел саен хисап рәвешендә бастырып чыгарылырга һәм рәсми сайтларда урнаштырылырга тиеш.
Шулай итеп, әлеге закон проекты Татарстан Республикасында, федераль закон белән РФ субъектлары вәкаләтләренә кертелгән вәкаләтләр кысаларында, белем бирү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный закон проектын эшләүчеләр.
Әлеге закон проекты турында фикер алышуда узган сессиядә парламентта тәкъдим ителмәгән партияләр вәкилләре катнашкан иде. Алардан егермеләп тәкъдим кергән. Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, аларның берничәсе, төзәтмә булып, закон проектында теркәлгән.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз