Көтеп алынган җәйге каникуллар кайчан башлана?

2022 елның 6 мае, җомга

Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, аңлатабыз.

Беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен 24 майны укуның соңгы көне итәргә тәкъдим ителә.

24 майда Татарстанның барлык мәктәпләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлаячак. Чыгарылыш кичәләрен 24 июньнән дә иртәрәк үткәрмәскә киңәш ителә.

Беренче сыйныф укучылары 25 майдан ял итә башлый, ә чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Калган барлык укучылар 31 майга кадәр укый, аларның җәйге каникулы 1 июньнән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International