Казан шәһәренең 389 мәгариф учреждениесендә хәвеф сигналы төймәләрен яңарттылар

2022 елның 6 мае, җомга

Казанда 389 мәгариф учреждениесендә хәвеф сигналы төймәләрен яңарттылар. Бу максатларга 6 млн сум юнәлтелгән. Бу хакта журналистларга Татарстан башкаласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 149 нчы лицейда һәм 29 нчы прогимназиядә куркынычсызлык темасы буенча матбугат туры вакытында хәбәр итте.

Казанның телекоммуникация технологияләре департаменты директоры Руслан Авилов мәгариф оешмаларында хәвеф сигналы төймәләре булу мәҗбүри, дип өстәде. 

Авилов сүзләренчә, хәвеф сигналы төймәләре элек тә барлык мәгариф учреждениеләрендә булган, ләкин алар искергән һәм модернизацияләнгән. "Элек пульт 15 - 20 метр ераклыкта эшли иде. Хәзер идарә радиусы - 1 км. Элегрәк әлеге җиһаз телефон линияләре аша эшли иде. Уңайсызлык шунда, алар бинада да, аннан читтә дә өзелә иде. Моннан тыш, ялган хезмәт күрсәтүләр күп булды. Һәм өченчесе - мәктәп элемтә хезмәтләре өчен түли. Хәзер уңайлы - ике брелок. Берсе директорда, икенчесе каравылчыда булырга мөмкин. Әлеге җиһазларның барысы да Россиядә җитештерелгән. Ун ел аның турында гомумән борчылмаска мөмкин. Бик ышанычлы җиһазлар", - диде ул.

Департамент директоры ачыклык керткәнчә, шундый ук җиһазлар мәдәният, спорт, балалар лагерьларында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International