"Бүген без «Көч – дөреслектә!» дип аталган беренче очрашуны уздырабыз. Берләшмәнең максаты-илебез тарихы белән кызыксынучы, аларны борчыган нәрсәләр турында фикер алыша, илебездә тормышка ашырыла торган барлык агарту проектларында катнаша алу, үз идеяләреңне тәкъдим итә алу. Активистларның кайбер тәкъдимнәрен без инде гамәлгә ашырдык", - диде Сергей Кравцов.
Ул хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән мәктәп укучылары өчен тарихи белем бирү мөмкинлекләре киңәйтеләчәк. Башлангыч сыйныфларда «Әйләнә-тирә дөнья», «Дин һәм дөньяви этика нигезләре» (4 нче сыйныф) предметлары кысаларында тарихи өлеш көчәйтеләчәк. Шул ук вакытта балаларга йөкләнеш артмаячак.
Шулай ук 1 сентябрьдән, флаг күтәрүдән һәм гимн башкарудан тыш, дүшәмбе көнне мәктәпләрдә «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресләре үткәреләчәк, анда укучылар үз мәктәпләрендә, төбәктә, илдә булган вакыйгалар турында фикер алыша алачак. Мондый дәресләрне сыйныф җитәкчеләре дәрестән тыш эшчәнлек алып бару өчен каралган сәгать кысаларында алып барачак.