Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә мәктәпкәчә яшьтәге 106 бала, шулай ук мәктәп яшендәге 256 бала бар. 27 укучыга мәктәп яны лагерена юлламалар бирелгән, калган балаларның әти-әниләре юлламалардан баш тарткан. Теләк белдерүчеләргә киләчәктә мәктәп яны лагерьларына юлламалар биреләчәк.
Белем бирү оешмалары җитәкчеләре җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә балаларын җәлеп итү буенча ата-аналар җәмәгатьчелеге белән агитация эшләре алып барыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Яшьләр эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уздыру буенча белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән ике онлайн-утырыш үткәрде. Җитәкчеләргә ЛХР һәм ДХР балаларын беренче чиратта сәламәтләндерү лагерьларына, шул исәптән мәктәп яны лагерьларына җибәрү буенча киңәшләр бирелде.