Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларның 64% тан артыгы бюджетка керә ала

2022 елның 11 июне, шимбә

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, югары уку йортларында бюджет урыннары саны арту сәбәпле, быел мәктәп тәмамлаучыларның 64% тан артыграгы түләүсез югары белем ала алачак. Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 2022 елда вузларда 588 мең абитуриент бушлай укуга дәгъва кыла алачак. Россиядә инженер факультетларында белем алу өчен бюджет урыннары саны 245 меңгә якын, педагогика факультетларында —  75 меңнән артык. Җәмәгать фәннәрен 68 меңнән артык студент бушлай өйрәнә алачак, ә медицина белән бәйле юнәлешләргә 57,7 меңнән артык кеше киләчәк.

«Инженерлык белгечлекләренә басым ясала, бу агымдагы шартларда тиз арада импортны алыштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип аңлатты вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Элегрәк Россия хөкүмәте булачак студентларны кабул итү комиссиясенә документлар тапшырганда турыдан-туры визитлардан азат итү өчен «Вузга онлайн керү» сервисы мөмкинлекләрен киңәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International