Казанда республикакүләм ата-аналар җыелышы узды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

2022 елның 20 июнендә Казанда ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча укытуга күчүнең актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды.

Башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары үзенчәлекләре белән ата-аналар җәмәгатьчелеген министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов таныштырды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Лустина яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүгә һәм яңартылган стандартлар буенча укуга күчүнең фәнни-методик ярдәме турында сөйләде.

Киңәшмә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты базасында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International