Һадиуллин: методик хезмәттә укытучыны адреслы озата бару өстенлекле булырга тиеш

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстанның методик хезмәтенең приоритеты укытучыны адреслы озата бару булырга тиеш. Бу хакта беренче республика методистлар форумында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Киләсе уку елына, проблемалы зоналарны исәпкә алып, үз алдыбызга бурычлар куеп, безгә төп максатны күрергә кирәк – методик хезмәтнең приоритеты укытучыны адреслы озата бару, ә моның аша – мәктәп белеменең сыйфатын күтәрү булырга тиеш", – диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, муниципалитетларда үткәрелгән мониторинг заманча методик эшнең проблемалы зоналарын күрсәтте. Аерым алганда, хезмәткәрләрнең педагогларны методик яктан тәэмин итүнең заманча максатлары һәм бурычлары турында күзаллаулары, аларның һөнәри дефицитлары нигезендә укытучыларга адреслы ярдәм күрсәтү инструментлары юк. Моннан тыш, укытуның искергән формалары һәм цифрлы технологияләрне куллануның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы кебек проблемалар да ачыкланды.

"Безнең илдә барган социаль үзгәртеп корулар республиканың методик хезмәте алдына яңа бурычлар куя – укытучының яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруда методик ярдәм күрсәтүне оештыруга, функциональ грамоталылыкны формалаштыруга, белем бирү процессының тәрбияви компетентлыгын күтәрүгә карата нәтиҗәлерәк алымнар табу", – дип ассызыклады ул.

Шуңа бәйле рәвештә, министр фикеренчә, һөнәри диалог методик хезмәтнең даими эшенең бер өлеше булырга тиеш. 

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы укытучыларның һөнәри үсеше, остазлык институтын үстерү буенча методик эшнең өстенлекле юнәлешләре 2023 елда педагог һәм остаз Елы чаралары планына нигез булырга тиеш, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International